news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы укытучыларын Мактау грамоталары белән бүләкләделәр

Аларга бүләкләрне Россия Дәүләт Думасы депутаты һәм район башлыгы тапшырды.

Әгерҗе районы укытучыларын Мактау грамоталары белән бүләкләделәр

(Әгерҗе, 5 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Мәдәният сараенда Укытучылар көне уңаеннан оештырылган чарада мөгаллимнәрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бер төркем укытучыларга һәм тәрбиячеләргә дәрәҗәле бүләкләрне Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм район башлыгы Валерий Макаров тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot