news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы укучылары республика олимпиадасында җиңү яуладылар

Казанда мари һәм удмурт телләре буенча республика олимпиадасы төгәлләнде.

(Әгерҗе, 26 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Казанда мари һәм удмурт телләре буенча республика олимпиадасы төгәлләнде. Анда Әгерҗе районы укучылары республика олимпиадасында җиңү яуладылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әгерҗе районы Бима мәктәбе укучылары мари теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада җиңүләр яуладылар. 11 сыйныфтан Дарина Дедюхина, 10 сыйныфтан Анна Самуткина, 9 сыйныфтан Юлия Исаева беренче урыннарны алдылар.

Җиңүче кызлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломнары, ә аларны олимпиадага әзерләгән мөгаллимә Эмма Ильина министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot