news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы Тирсә укучылары "IT-чемпион" бәйгесендә җиңгән

Конкурста барлыгы 100 меңнән артык укучы катнашкан.

(Әгерҗе, 20 декабрь,"Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Татарстанда мәктәп укучылары арасында уздырылган «IT-чемпион» бәйгесенең беренче этабы төгәлләнде. Анда Әгерҗе районы укучылары да җиңүче булып танылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Конкурста барлыгы 100 меңнән артык укучы катнашкан. Һәр районнан һәм шәһәрдән өчәр җиңүче сайлап алынган. Әлеге бәхет Әгерҗе районыннан Тирсә мәктәбе укучыларына елмайды.

Казанда узган бүләкләү тантанасына әлеге мәктәпнең җиңүчеләре – 11, 3, 2 сыйныф укучылары Камил Асанбаев, Алия Саттарова, Нурислам Абдуллин бардылар һәм төп бүләк смартфон белән бүләкләнделәр. Укучыларга әлеге кыйммәтле бүләкне һәм Дипломнарны ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин тапшырды.

Бәйгедә иң күп балл җыйган актив сыйныфлар һәм аларның җитәкчеләре дә билгеләп үтелде. Әлеге номинациядә Тирсә мәктәбеннән 11, 2б, 3а сыйныфлар (җитәкчеләре Гөлнур Тукманова, Альбина Ипоева, Фәридә Шабаева), Иж-Бубыйдан 11 сыйныф (Роза Җиһангәрәева), 1нче гимназиядән 2а сыйныф (Нәзилә Әминева) – җиңүчеләр. Алар Дипломларга лаек булдылар.

«IT-чемпион» бәйгесенең икенче этабы 1 февральдән башлана. Ул 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Белешмә:

Бәйгедә катнашу өчен мәктәп укучысы әти-әнисен яки башка өлкән кешене ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәргә һәм андагы электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100