news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Тирсә авылында кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр арта

Хезмәт яшендәге халыкның күпчелеге эш белән тәэмин ителгән.

Әгерҗе районы Тирсә авылында кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр арта
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 22 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Тирсә авылында кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр арта. Тирсә – Әгерҗе районында иң зур җирлек. Әлеге җирлеккә караган Тирсә, Мордывый, Наҗар, Тоба, Чишмә авылларында бүгенге көндә 2128 кеше гомер кичерә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Хезмәт яшендәге халыкның күпчелеге эш белән тәэмин ителгән. Шәхси эшләрен ачып, авыл җирендә кече эшмәкәрлекне үстерүчеләр һәм халыкны эшле итүчеләр дә шактый.

Район башлыгы Валерий Макаров катнашында узган җыенда чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров сүзләренә караганда, җирлектә Абдуллиннар, Тимофеева, Шубников, Кәримовлар, Мөхәммәтшиннарның шәхси кибетләре, Харисовларның сөт эшкәртү цехы, Кадыйрованың даруханә пункты бар. Аларда 36 кеше хезмәт куя.

Авыл башлыгы Тирсәдә озакламый техника өчен запас частьлар кибете һәм җәйгә шиномонтаж ачылачагын да сөенеп хәбәр итте. Узган елның декабрендә ачылган кафеның җирлек халкы һәм юлчылар өчен бик уңай булуын да әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot