Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районы Тирсә авылында балалар өчен тугыз метрлы тау ясаганнар
Тирсә авыл җирлеге Советы икенче ел рәттән инде Яңа ел алдыннан Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкка агачтан тау ясата.
(Әгерҗе, 19 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Тирсә авылында балалар өчен тугыз метрлы тау ясаганнар. Тирсә авыл җирлеге Советы икенче ел рәттән инде Яңа ел алдыннан Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкка агачтан тау ясата, дип яза җирле басма.
Авылның алтын куллы осталары ясаган тауның озынлыгы тугыз метр булган. Шул кичне үк тау яны бала-чаганың шат авазына күмелгән. Әти-әниләре белән бергәләп саф һавада күңел ачарга килүчеләр бик күп булган.
Хәзер авыл җирлеге Советы Мәдәният йорты тирәсенә кар сыннары ясау буенча авыл халкы арасында бәйге игълан иткән. Иң матур сын ясаучыларны бал-маскарадта бүләкләячәкләр. Әлеге мәйданчыкка шушы көннәрдә урман чибәркәе – чыршы да урнаштырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз