news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Тәбәрле авылының мәдәният хезмәткәрләре килен төшерү йоласын күрсәттеләр

Районның “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Рушания Байтимерова Тәбәрленең “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Финисә Шәһәбиевага Рәхмәт хаты һәм калфак тапшырды

(Әгерҗе, 18 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Әгерҗе районының Тәбәрле Мәдәният йортында биредә эшләүче хезмәткәрләр, китапханәчеләр, авылның “Ак калфак“ оешмасы әгъзалары белән берлектә бик матур чара узды, дип яза җирле басма.

“Сәламәт буын – көчле ил“. Әнә шундый исемдә гасыр чире – наркоманиягә багышлап республика күләмендә уздырылган бәйгедә җиңгән сценарий күрсәтелде. Район Мәдәният сарае методисты Ләйсән Тимуршина әлеге теманы яктырткан “Ялгыз сирень сагышы“н Тәбәрле Мәдәният йорты җитәкчесе Фәнис Шәһәбиев сәхнәгә куйган. Авылның сәхнә осталары әлеге мини-спектакльне тамашачыларга тәкъдим иттеләр.

Алар "Ак калфак“ оешмасының күчмә утырышына килүчеләргә килен төшерү йоласын да күрсәттеләр. Милли кием, җыр-биюләр, көянтә-чиләк белән суга бару – барысын да бик матур итеп сәхнәләштерде тәбәрлеләр.

Районның “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Рушания Байтимерова Тәбәрленең “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Финисә Шәһәбиевага Рәхмәт хаты һәм калфак тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot