news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы Тәбәрле авылында Сабантуена бүләк җыйдылар

Яшь киленнең бүләген йә ат чабышында беренче урын алучыга, йә көрәштә мәйдан тотучыга бирәләр.

(Әгерҗе, 10 июль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Сабантуена берәр атна кала ЗӘгерҗенең бәйрәм уза торган һәр авылында мәдәният хезмәткәрләре борынгыдан калган бүләк җыю традициясен яңарталар, дип яза җирле басма.

Тәбәрле авылында Фәнис–Финисә Шаһабиевларга бу көнне бөтен урам баласы, шәһәрдән кайткан малай-кызлар да иярә. Бүләк җыю башланганчы, Финисә ханым балаларга милли киемнәр кидерә. Кызлар чиккән яулык бәйлиләр, малайлар түбәтәй кия. Аннан озын колгага матур сөлге бәйләп, Фәнис абыйлары гармунда уйнаган дәртле көйләргә кушылып җырлап һәр өйнең капкасын шакыйлар. Ә хуҗабикәләр көттереп торамы соң?! Алар күптән инде Сабан туена дигән бүләген әзерләп куйган. Әлбәттә, бүләкне йә биеп, йә җырлап тапшырасың. Шулай итеп колгадагы сөлгеләр күбәя, чиләктәге йомыркалар арта...

Милли бәйрәмебез бүләк җыюдан башлана дию чын дөреслеккә туры килә. Бу көнне бөтен авыл кешесе рәхәтләнеп күңел ача. Авылга моң тарала, күңелле тавышлардан тирә-як яңгырап тора, – ди Финисә ханым.

Күп кенә авыллардагы кебек үк Тәбәрледә дә килен бүләге тапшыру традициясе яшәп килә. Яшь киленнең бүләген йә ат чабышында беренче урын алучыга, йә көрәштә мәйдан тотучыга бирәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100