news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы Салагыш китапханәсенең йөз еллык юбилеен бәйрәм иттеләр

Зур уңышларга ирешкән алдынгы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

(Әгерҗе, 26 сентябрь,"Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Бай тарихлы Салагыш китапханәсенең йөз еллык олуг юбилеен район китапханәчеләре белән берлектә зурлап бәйрәм иттеләр, дип яза район газетасы.

 Бәйрәм кунакларын Салагыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизә Фәрдетдинова сәламләде. Салагыш авылы китаханәчесе Раилә Тимофеева бу чараны бик күңелле итеп алып барды. Аңа кадәр әлеге вазифаны башкарган Гөлсинә Әхмәтзакировага китапханәчеләр тирән рәхмәтләрен җиткерделәр, ә Гөлсинә ханым, үз чиратында, яшь хезмәттәшләренә уңышлар теләде.

Бәйрәмдә Салагышның иң күп китап укучысы Азалия Латыйпова да катнашты һәм район шагыйрәләренең шигырьләрен сөйләде.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлнара Тимербаева бик тә актив, тынгысыз җанлы Раилә Тимофеевага һәм хезмәт нәтиҗәләре буенча зур уңышларга ирешкән алдынгы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Юбилей чарасы җыр-биюләр, күңелле уеннар белән аралаштырылып барылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100