news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Салагыш авылында яңа клуб ачылды

Биредә авыл халкын якты, җылы, матур итеп бизәлгән, җиһазландырылган мәдәният учагы каршы алды.

(Әгерҗе, 29 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Яңа ел бәйрәме алдыннан Салагыш авылында республика программасы буенча төзелгән яңа клуб ачылды. Ул – районда дәүләт ярдәме белән сафка баскан мәдәният учакларының тугызынчысы. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Салагышлыларның шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, авыл башлыклары килгән иде.

Яңа клубны сафка бастырган “СтройГигант“ ширкәте җитәкчесе Тигран Агаджанян, символик ачкычны клуб мөдире Гөлүзә Әхмәтшинага тапшырганнан соң, халык эчкә үтәргә ашыкты.

Биредә авыл халкын якты, җылы, матур итеп бизәлгән, җиһазландырылган мәдәният учагы каршы алды. Әнә, берсеннән-берсе матур киемле сәхнә осталары чыгыш ясарга ашкынып торалар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot