news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Салагыш авылында Мәдәният йорты төзелә

Күпфункцияле үзәк йөз кешегә исәпләнгән.

(Әгерҗе, 30 май, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Быел Салагышта республика программасы буенча Мәдәният йорты төзелә башлады. Әлеге эшкә 14 миллион сумнан артык акча тәгаенләнгән, дип яза район газетасы.

Бик тиздән узган гасырның 80нче елларында “Пушкин“ исемендәге колхоз белән Хәмәт ага Исмәгыйлев җитәкчелек иткән вакытта төзелгән 400 урынлы ике катлы Мәдәният йорты янәшәсендә яңа мәһабәт бина төзелеп бетәчәк. Аны тапшыру август аена билгеләнгән.

Күпфункцияле үзәк йөз кешегә исәпләнгән. Биредә төзелеш эшләрен Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант“ төзүчеләре алып бара. Алар хәзерге вакытта стеналарны күтәрү белән мәшгуль.

news_right_1
news_right_2
news_bot