Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районы “Орешник“ ял итү зонасын төзекләндерүгә 55 миллион сум грант отты
2019 ел ахырына яңача үзгәртеп корылган, бөтенләй икенче төрле төсмер алган “Орешник“ ял паркы зонасы әзер булыр дип күзаллана.
(Әгерҗе, 5 июнь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗе районы, Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, “Орешник“ ял итү зонасын төзекләндерүгә 55 миллион сум грант отты, дип яза җирле басма.
Кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңай шәһәр мохите булдыруга тәгаенләнгән әлеге бәйге гыйнвар аенда старт алган иде. Башта әгерҗелеләр тавыш бирү юлы белән үзгәртеп кору объекты итеп “Орешник“ны сайладылар. Аннан әгерҗелеләрнең әлеге ял урынын нинди итеп күрергә теләүләрен ачыклау максатыннан җәмәгать тыңлаулары узды. Фикер алышулар вакытында нинди генә фикерләр җиткермәделәр әгерҗелеләр?! Кемдер “Орешник“та фонтан, велосипед юлы, мангаллы пикник зонасы булуын тели. Зоопарак кирәк диючеләр дә булды хәтта.
–Аннан һәр фикер анализланып, аеруча креатив, кирәкле, мөһим булып тоелганнары проектка кертелде, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова. – Һәр фикер “үлчәү“гә салынды: аның смета бәясе исәпләнде, икътисади яктан отышлы булу-булмавы ачыкланды, тормышка ашыру мөмкинлеге каралды. Архитекторлар әлеге идеяләрне замана “күзлегеннән“ чыгып үзгәрттеләр. Әйтик, паркка керү уңаенда без “Мин Әгерҗене яратам“ дигән сүзләр тезмәсендә яратам сүзе урынына “йөрәк“ рәсемен файдаланырга тәкъдим иткән идек. Әмма алар “йөрәк“ рәсеме үткәндә калды, “өчпочмак“ кызыклырак булачак дип безнең фикерне кире кактылар. Без башта аптырап калдык, әмма соңрак алар белән килешергә туры килде. Чөнки, беренчедән, өчпочмак – татарның милли ризыгы һәм ул халкыбызның кунакчыллыгын гәүдәләндерә. Икенчедән, мондый бизәлешне әле беркайда да күргәнебез юк. Өченчедән, безгә проектны яклаганда нәкъ менә комиссия әгъзаларын шаккатырырдай фикерләр кирәк иде бит. Бераз алга китеп шунысын әйтү урынлы булыр: әлеге идея Мәскәү комиссиясе вәкилләре күңеленә бик тә хуш килде.
Финалга кадәр барып җиткәнче әлеге проектның ничә кул, күз, йөрәк аша узганын бу эштә катнашучылар үзләре генә белә торгандыр. Әмма бу уртак эшнең “саллы“ нәтиҗәсе – 49 бүлекне үз эченә алган 90 битлек проект эскизы. Анда Әгерҗе, “Орешник“ паркы һәм аларның тарихы, шәһәрнең үсеш стратегиясе, социологик сораштыру, проект концепциясе һәм башка бик күп мәгълүмат урын алган.
Бәйгенең соңгы этабына кадәр 455 проектның 198е генә барып җитте. Шуларның 23е – Татарстаннан. Безнең республика проектларының барысы да экспертлар тарафыннан югары бәя алганлыктан, соңгы этапта көчлеләр арасыннан иң-иңнәре сайланып алынырга тиеш иде.
–Дәрәҗәле комиссия алдында чыгыш ясау өчен һәрберебезгә җидешәр минут вакыт бирелде, – ди проектны Мәскәүдә Федераль бәйге комиссиясе, Ведомствоара эшче төркемнәре әгъзалары һәм экспертлары алдында яклаган район башлыгы Валерий Макаров. – Шул кыска гына вакыт эчендә комиссия әгъзаларын әгерҗелеләргә әлеге паркны үзгәртеп кору бик тә мөһим икәнлеген расларга кирәк иде.
Валерий Владимирович үз чыгышында Әгерҗенең тимерьюлчылар шәһәре булуын, шәһәрдәге станция аша дүрт юнәлештән поездлар узуын, биредә көн саен егермешәр меңгә кадәр вагон кабул ителүен, поездлар агымы арткан саен экологиянең начарлана баруын бәян итә. Шәһәр халкына актив ял итү, шул ук вакытта сәламәтлеген ныгыту өчен нәкъ менә “Орешник“ кебек урманлы ял паркы кирәк булуы турында сөйли. Әлеге проект гамәлдә булган очракта бизнес-идеяләрне тормышка ашырырдай мәйданчык барлыкка киләчәген, яңа эш урыннары булдырылачагын, халыкка яңа төр хезмәтләр күрсәтеләчәген мисалларга нигезләнеп ассызыклый. Аның чыгышын архитектор дәвам итә. Ул “Орешник“ның планы, территориянең ландшафт-визуаль анализы, проект концепциясе, схемалар белән таныштыра. Аннан ун кешедән торган комиссиянең (архитекторлар, икътисадчылар, туризм буенча экспертлар һәм башкалар) сорауларына җавап бирәләр алар.
Әлеге катлаулы имтиханга югары бәя буларак, Татарстаннан җиңгән ундүрт проект арасыннан безнең районның “Орешник“ ял паркына кагылышлысы да җиңүче дип игълан ителә.
2019 ел ахырына яңача үзгәртеп корылган, бөтенләй икенче төрле төсмер алган “Орешник“ ял паркы зонасы әзер булыр дип күзаллана. Шунысын да ассызыклау урынлы булыр: проектны тормышка ашыру барышында биредәге бер генә агач-куак та киселмәячәк. Чөнки проектны тормышка ашырудагы төп шартларның берсе – нәкъ менә шушы.
–Ә “Орешник“та нинди объектлар булачагын тагын бер кат анализлау, бу уңайдан халык фикерен ишетү өчен көз көне янә җәмәгать тыңлаулары узачак. Нигезле сөйләшү барышында шәһәрдәшләребез белән уртак фикергә килербез дип уйлыйм, – ди Римма Ринатовна.
Шунысы бәхәссез: биредә яңа туган сабыйлардан алып өлкәннәргә кадәр рәхәтләнеп ял итү, иң мөһиме, сәламәтлекне ныгыту өчен бөтен шартлар тудырылачак. Сәламәтлек дигәннән, “Орешник“ны үзгәртеп кору барышында хастаханәгә керү уңае да үзгәрер дип планлаштырыла.
Ә паркка керү юлында барбекю зонасы һәм урман кафесы урын алыр дип күзаллана. Биредә шулай ук сәхнәле һәм амфитеатрлы үзәк мәйдан да булачак.
–Бәлки киләчәктә Сабан туен да шунда уздырырыбыз, – ди Римма Ринатовна. Гомумән, киләчәктә “Орешник“ ял зонасы мәдәни һәм спорт чаралары уздыру үзәгенә әверелер дип уйларга нигез бар.
Балалар һәм спорт мәйданчыклары, скейтпарк, велоюллар – болар барысы да заманча җиһазландырылачак. Тагын бер үзенчәлек: паркта республикадагы иң озын бау паркы төзү планлаштырыла. Файдаланылмый торган су башнясы скалодром ролен башкарачак. Ә аның эчке ягыннан өскә менеп Әгерҗене күзәтергә мөмкин булачак.
Проектны төзүчеләр өлкәннәр турында да онытмаганнар: алар өчен паркның иң тыныч урынында ябык павильон урын алачак.
–Анда өлкәннәр өчен уку, шашка, шахмат уйнау, кул эшләре белән шөгыльләнү заллары булыр дип уйлыйбыз, – дип дәвам итә Римма Ринатовна. Шәһәрдәшләребезнең фикерен күз уңында тотып, яңа паркта этләр белән йөрүчеләр өчен дә аерым мәйданчык тәгаенләнәчәк.
Тагын бер нечкәлек: парк бизәлешендә рельслар, шпаллар кебек тимер юл элементлары еш файдаланылачак. Бу Әгерҗенең тимерьюлчылар шәһәре булуы һәм проектны яклаганда төп басым нәкъ менә шуңа ясалуы белән бәйле.
Яңа проектны тормышка ашыру 48 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
–Яңа паркта хезмәт күрсәтергә теләүчеләрдән, эшмәкәрләрдән хәзер үк кызыклы фикерләр көтеп калабыз. Биредә эш башлау бик тә отышлы булачак, – ди Римма Ринатовна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз