news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы мөгаллимнәре спортта сынау узды

Җиңүчеләр Сабада узачак республика спартакиадасында район данын яклап чыгыш ясарга тиеш.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). Уку елы башлангач, мөгаллимнәребезне тәүге күләмле чара – җәйге спартакиада бергә җыйды. Гадәттә, ыспай итеп киенгән, бераз кырыс кыяфәттә күреп гадәтләнгән укытучыларыбызның бу көнне ашкынып төрле ярышларда җиңү өчен җан атуларын күзәтү бик мавыктыргыч булды, диелә “Әгерҗе хәбәрләре” язмасында.

Район спартакиадасы – ел саен республика бәйгесе алдыннан зур сынау ул. Бирегә ныклы әзерлек белән килергә, мәктәбеңнең данын төшермәс өчен бик тырышып сынау узарга кирәклеген һәркем яхшы белә.

“Спортны үз иткән алты мөгаллим килде бәйгегә. Мәктәптә көн саен тренировка уздырдык. Бадминтонны иң оста уйнаучы, гер күтәрү, урыннан сикерү, йөгерү буенча иң-иңнәрне алып килдек. Без сынатмаска тиеш”, – ди Кадрәк мәктәбе укытучысы Михаил Васильев.

Ярыш төрләрен игълан итүгә, иң җитезләр йөгерүгә, иң көчлеләр аркан тарту һәм гер күтәрүгә, иң осталар озынлыкка сикерү һәм бадминтон уйнауга, үткен күзлеләр мылтыктан атуга бүленделәр.

Кичкетаң мәктәбе укытучысы Әлфия Шәймөхәммәтова гер күтәрергә әзерләнә. Гәүдәм кечкенә булса да (50 кг), бирешергә исәп юк, хәер, авыр физик эштә сыналган авыл хатыннары бит без, ди ул.

Әле алай гына да түгел, бу көнне Әлфия ханым 100 метр дистанциягә дә йөгерде. Җәй буе балалары белән велосипедта җилдерүче бу ханымның анысында да күрсәткече яхшы булды.

Тәбәрле мәктәбе мөгаллимнәре дә елның-елында спартакиадада сынау узалар. Ел да дартста катнашкан Гөлнур Вәлиева бу юлы аркан тартуда көчен сынарга уйлаган. Ә Гөлнур Вәлиуллина берничә ел рәттән озынлыкка сикерү ярышларында катнаша икән. “Башлангыч сыйныф укытучысы буларак балалар белән йөгерергә дә, сикерергә дә туры килә. Шуңа күрә үземне яхшы формада дип саныйм”, – диде ул.

Шул рәвешле, бәйге арты бәйгедә катнашып көннең узганын сизмәделәр дә мөгаллимнәр. Соңыннан алар янә 2нче мәктәпнең спорт залына җыелдылар. Бу юлы җиңүчеләр хөрмәтенә. Район мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды. Нәкъ бер атнадан районыбызның спортны аеруча үз иткән мөгаллимнәре, шул исәптән аларны җитәкчесе Вәсилә ханым үзе дә Сабада узачак республика спартакиадасында район данын яклап чыгыш ясарга тиешләр.

Спартакиада нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү мәктәпләре команда зачетында Әгерҗенең 2 нче номерлы урта мәктәбе 1 нче урын яулады, Сарсак Умга лицее 2 нче булды, Бимә урта мәктәбе – 3 нче. Ярышлар нәтиҗәләре белән тулырак биредә танышу мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100