Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районы Кырынды авылыннан Солтановлар 2,5 мең бытбылдык үрчетә
Солтановларның өй эчендә берничә инкубаторда бытбылдыклардан тыш, каз, үрдәк, индоүрдәк бәбкәләре, бройлер чебиләр дә чыгаралар.
(Әгерҗе, 23 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева).Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәүче Фирая–Альфред Солтановлар ике ел эчендә кошлар санын да, яшь кошлар, кош итен һәм аларның йомыркаларын сатуны да күп тапкырга арттыра алганнар. Бүгенге көндә алар 2,5 мең бытбылдык үрчетәләр, дип яза җирле басма.
Бытбылдыклар өчен аерым бина төзеп куйганнар.
–Аны бар таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырдык. Бытбылдыклар – бик нәзберек кошлар. Шуңа аларның “йортларында“ дымлылык та, температура да тиешле нормада булу кирәк. Моны махсус датчиклар ярдәмендә контрольдә тотабыз. Һава суыру җайланмасы да алып урнаштырдык. Су эчү өчен автоматлаштырылган җайланмалар куйдык, – дип сөйли хуҗабикә.
–Дөресен генә әйткәндә, аларның төгәл санын белмибез дә. Чөнки кечкенәләре чыгып тора, зурракларын суябыз, – ди ул.
Бытбылдыкларның салган йомыркалары да аерым урынга төшеп бара. Ә хуҗабикәгә аларны савытларга җыясы гына кала.
Бытбылдык йомыркаларын һәм итен сатуга килгәндә, беренче чорлар белән чагыштырганда, монысы да җайга салынган.
–Әгерҗедә, Ижауда ярминкәләрдә катнашабыз. Ижауда кафеларга да тапшырабыз, – ди Фирая.
Әйе, Әгерҗедә һәр ярминкәдә күрергә була бу тырыш гаиләне. Биредә үз сатып алучылары да бар инде аларның. Ярминкәләр вакытында алар палаткасы яныннан бервакытта да кеше өзелми. “Көзге ярминкәләр аеруча уңышлы үтә“, ди Фирая. Бытбылдык йомыркаларын Әгерҗедә райпо кибетләре, Харисовларның “Авылдаш“ кибетләре аша да сатуны җайга салганнар.
–Продукциябезне сатарга туганнар, якыннар, танышларыбыз, кызыбыз Ләйсән дә ярдәм итә. Чаллыга да алып китәләр, Казанга да. Әлеге шәһәрләрдә дә үз сатып алучыларыбыз бар инде хәзер, – дип дәвам итә.
Бытбылдыкларны сую эшен дә өмә белән бергәләп башкаралар алар.
–Күршеләргә аеруча рәхмәт, кайчан кирәк, шунда булышырга керәләр, – ди. – Йөз иллешәр бытбылдык чистарткан чаклар да бар. Бер бытбылдыкны чистартырга уртача җиде минут вакыт җитә.
Солтановларның өй эчендә берничә инкубатор тора. Аларда бытбылдыклардан тыш, каз, үрдәк, индоүрдәк бәбкәләре, бройлер чебиләр дә чыгаралар.
Инкубаторны без, үзара шаяртып, “тудыру йорты“ дип атап йөртәбез. Инкубатордан соң бәбкәләрне мунчага – яслигә күчерәбез. Мунчадан – урта төркемгә, ягъни сарайга. Үсә төшкәч, теплицага урнаштырабыз. Кыш көне теплицада тавык, каз, үрдәк – барлыгы биш йөзләп кошыбыз бар иде. Алар кыш буе йомырка салдылар, – ди Фирая.
Әле хәзер дә андагы кошлар саны йөзләр белән исәпләнә. Чын кошлар патшалыгы, диярсең.
–Кошларыбызга көн саен ярты ярты тонналап комбиазыкны үзебез ясыйбыз. Моның өчен махсус тегермән сатып алдык, – ди Фирая. – Аларны ашату, карау – Альфред җаваплылыгында. Ул аларның һәркайсына нинди азык, витаминнарны күпме күләмдә бирергә кирәклеген бик яхшы белә. Барысына да азыкны төрле “рецепт“ буенча ясый: бәбкәләргә – аерым, зурракларына – аерым.
Кошлар тук булсын өчен Альфредка һәр көнне иртәнге сәгать дүрттә йокыдан торырга туры килә.
–Азык әзерләп, аларны кошларга таратып вакыт узганы сизелми дә. Кайчак үзем ашарга керергә дә онытам, – ди хуҗа, елмаеп.
Ничек кенә мәшәкатьле булмасын, шушындый тормыш ошый, диләр Ижауда эшләп лаеклы ялган чыкканнан соң Кырындыга кайтып төпләнгән Солтановлар.
–Киләчәктә бары бытбылдыклар үрчетү белән генә шөгыльләнергә хыялланабыз. Әмма моның өчен сату ягын уйларга кирәк. Шуңа без – һаман да эзләнүдә, – диләр.
Аларга хас үҗәтлек, тынгысызлык, максатчанлык кебек сыйфатлар бу проблеманы чишүдә дә ярдәм итми калмас, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз