news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәүче язучы Габдулла Галиевның китабы дөнья күрде

Язучы яңа китабын авыл тарихына багышлаган.

(Әгерҗе, 31 март, “Татар-информ“,"Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәүче аксакал язучыбыз Габдулла ага Галиевның “Кырынды авылы тарихыннан хатирәләр“ исемле китабы дөнья күрде, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы.

Әдип әлеге китабында Кырынды, Төрдәле авылының бай тарихын, үз күзләре белән күргәннәрен, аның кешеләре кичергән гыйбрәтле вакыйгаларны әдәби калыпка салып, уй-хисләр, фотосурәтләр белән баетып бирә. Туган авылының елдан-ел матурая, ямьләнә баруы белән горурлана, аның бүгенге чын йөзе – шушы җирдә яшәүче тырыш кешеләре, данлыклы шәхесләре турында сөйли. 

“Нинди генә чорда яшәсәк тә, авылларыбыз тарихын, үткәнебезне онытырга хакыбыз юк“ дигән хакыйкатьне һәр гамәле белән раслап яшәүче Габдулла аганың бу китабы – киләчәк буыннарга да бик матур бүләк ул, диелә район хәбәрендә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100