news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы Красный Бордагы "Алмалы" лагерен капиталь ремонттан соң ачу тантанасы булды

Яңартылган лагерь июньдә беренче сменаны кабул иткән иде.

(Әгерҗе, 8 июль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы Красный Бордагы “Алмалы“ лагерен капиталь ремонттан соң ачу тантанасы булды. “Алмалы“ лагере республика программасы кысаларында ремонтланды. Аны әлеге программага кертүдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның да йогынтысы зур булды. Шуңа күрә әлеге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлфия Когогина, район башлыгы Валерий Макаров, биредә ремонт эшләрен алып барган Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант“ төзүчеләре исеменә рәхмәт сүзләре күп яңгырады, дип яза җирле басма.

Чыннан да, ремонт барышында лагерь эчке яктан да, тышкы яткан да танымаслык булып үзгәргән. Биредә шартлар да күпкә яхшырган. Район башлыгының “Лагерьда ошыймы соң, балалар?“ дигән соравына балалар дәррәү булып “Әйе!“ дип җавап бирделәр. Лагерьның ишегалдында спорт мәйданчыгы барлыкка килгән. Биредә балалар рәхәтләнеп баскетбол, футбол, волейбол уйныйлар. Бина эчендә исә теннис уйнау өчен шартлар тудырылган.

Тантаналы өлештән соң кунаклар бина булып сәяхәт иттеләр. Аның барышында Валерий Макаров тиешле күрсәтмәләр бирде, булган кимчелекләрне якын арада бетерү бурычын куйды.

Яңартылган лагерь июньдә беренче сменаны кабул иткән иде. Әлеге сменада ял иткән балалар алдагы атна башында лагерь белән саубуллашалар. Алар урынына янә 80 бала килә. Ә соңгы сменада биредә 50 спорт белән шөгыльләнүче укучылар ял итәчәк, диелгән район хәбәрендә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100