news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы Красный Бор авылында мунча ачылды

Район башлыгы халыкның актив булып мунчага йөрүен теләде, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре".

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ") Әгерҗе районы Красный Бор авылында күптән көтелгән вакыйга булды: авылда мунча ачылды. Бу хакта "Әгерҗе хәбәрләре" яза.

Мунчаны төзекләндерүчеләр – шушы авылда туып-үскән Решетниковлар һәм Петровлар гаиләләре. 

Район башлыгы Валерий Макаров красныйборлыларны әлеге уңайдан котлап, эшмәкәрләргә рәхмәтен җиткерде һәм халыкның актив булып мунчага йөрүен теләде.

"Мунча – сәламәтлек, тән сихәте бит ул. Биредә мунча ачу турында без кайчаннан бирле хыялландык. Гражданнар җыеннарында да халык гел шушы проблеманы күтәрә торган иде. Ниһаять, бу проблемага чишелеш табылды. Инде рәхәтләнеп мунчага йөрегез", – диде район башлыгы.

"Кызыл тасманы кискәннән соң халык бердәм булып мунчага үтте һәм андагы матурлыкка, ремонтның югары зәвык белән башкарылуына “аһ“ итте", - дип яза газета. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100