news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Кичкетаң авылында яшәүчеләр кар сыннары ясауда активлык күрсәткән

Кар сыннарының барысының да зурлыгы, зәвык белән эшләнгәнлеге күренә.

(Әгерҗе, 31 декабрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Башка еллардагы кебек үк, кичкетаңлылар быел да кар сыннары ясауда зур активлык күрсәткәннәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты урнашкан бина тирәсендә иң беренче итеп күзгә төрле утлар белән балкучы Яңа ел чыршысы ташлана. Шунда ук төрле кар сыннары урын алган.

Шәхси йортлар тирәләрендә дә төрле кар сыннары күрергә була. Балаларга шуар өчен кар тавы да ясалган. Мәктәп һәм балалар бакчалары территорияләрендә дә Яңа елның төп символлары кар сыннарында чагылдырылган.

Изге чишмә яны да үзенчәлекле сыннар мәйданын хәтерләтә. Биредә кардан ясалган мичкә хәтта каен утыннары салып куелган. Кар сыннарының барысының да зурлыгы, зәвык белән эшләнгәнлеге күренә.

news_right_1
news_right_2
news_bot