news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Кичкетаң авылында бер мең төп агач утырттылар

Әлеге игелекле эш “Агач утырт“ акциясе кысаларында оештырылды.

(Әгерҗе, 21 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы Кичкетаң авылын яшелләндерүгә авылдагы бер төркем бюджет оешмалары хезмәткәрләре белән бергә 8 сыйныф укучылары да зур өлеш керттеләр. Алар Сабан туе уза торган мәйданга 300 төп каен үсентесе утыртканнар. Бу турыда район газетасы яза.

Яшьләр урамында яшәүчеләр дә биредә 500 төп чыршы, нарат, каен, усак үсентеләре утыртканнар.

Күптән түгел “Кичке-Таң“ заказнигы хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укучылары, волонтерлар, авыл имам-хатибы Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин Мәдәният йорты янындагы “Җир хартиясе“ аллеясын яшелләндергәннәр. Алар анда 200 төп чыршы утыртканнар. Әлеге игелекле эш “Агач утырт“ акциясе кысаларында оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot