news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы Иж-Бубый мәктәбендә узган шахмат турниры җиңүчеләре билгеле

Әгерҗе районы Иж-Бубый мәктәбендә узган шахмат турниры җиңүчеләре билгеле

(Әгерҗе, 12 февраль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Иж-Бубый мәктәбендә бертуган Булат, Марат, Искәндәр Җиһангәрәевлар әтиләре Рөстәм истәлегенә уздырган шахмат уеннарында утыздан артык шахмат сөюче үз көчен сынады, дип яза районның "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы.

Ә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

Зурлар арасында: 1 урын – Асаф Әбсәләмов, 2 урын – Михаил Королев, 3 урын – Әюп Хәкимов.

Призлы урын ияләре акчалата премия һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Турнирның күчмә Кубогы Асаф Әбсәләмовка тапшырылды.

Балалар арасында: 1 урын – Рәшит Шурманов (3 нче мәктәп), 2 урын – Ярослав Федоров ( 2 нче мәктәп), 3 урын – Әлфинә Ягудина (2 нче мәктәп).

2 нче мәктәптән Екатерина Соловьевага да махсус приз тапшырылды.

Укучыларны ярышларга тренер Әюп Хәкимов әзерләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100