news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында төбәкара укулар узды

Призлы урын алучылар дипломнар белән бүләкләнде.

(Әгерҗе, 13 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында Бубилар истәлегенә багышланган V төбәкара укулар узды. Анда Удмуртиянең Ижау каласыннан, Кече Пурга районыннан, республикабызның Чаллы каласыннан, Арча, Сарман, Тукай, Менделеев, Әгерҗе районыннан 38 укытучы, 50 укучы катнашты, дип яза җирле басма.

Иж-Бубый укытучылары, укучылары, Казанның “Рәвешләр“ театры тарафыннан әзерләнгән “Йакутлар табыладыр Вакыт берлән, Вакытлар табылмыйдыр йакут берлән“ әдәби-музыкаль композициясеннән соң чыгыш ясаучылар биш төркемгә бүленеп эшләделәр.

Укучыларның һәм укытучыларның эшләрен халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Халыклар дуслыгы йорты“ җитәкчесе Ирек Шәрипов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, “Мәйдан“ журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, “Бубилар мирасы“ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев, Казан федераль университеты доценты Гөлфия Гайнуллина, Ижауда нәшер ителүче “Яңарыш“ газетасының мөхәррире Рәмзия Габбасова, шагыйрә Әлфирә Низамова, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре һәм укытучылар бәяләде.

Призлы урын алучылар дипломнар белән бүләкләнде.

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов бу чараның югары дәрәҗәдә үткәрелүен ассызыклады, мәктәп директоры Равил Бадахшинга һәм укытучылар коллективына олы рәхмәтен җиткерде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100