news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында Сабан туена бүләк җыйдылар

Башка авылларда кебек үк, биредә дә 16 июньдә милли бәйрәмебез шаулап-гөрләп узачак.

(Әгерҗе, 13 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Элек-электән килгән матур гадәт буенча Иж-Бубый авылы Сабан туйга бүләк җыю традициясенә кушылды, дип яза җирле басма.

Мәдәният йорты, мәктәп, авыл тарихы музее хезмәткәрләре, авыл яшьләре, укучыларның бизәлгән тарантаслы атка утырып килүләрен күпләр көтеп алды. Сүз уңаеннан: атны күрше Югары Бубый авылыннан алып кайтканнар. Әлеге авылда кичә генә Семык бәйрәме гөрләде. Күп кенә иж-бубыйлылар бәйрәм кунагы булдылар.

Башка авылларда кебек үк, биредә дә 16 июньдә милли бәйрәмебез шаулап-гөрләп узачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot