Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында Мөхәммәтҗан бай йорты торгызыла
Бу ике катлы йорт мәктәпкә башка авыллардан килеп укучылар өчен интернат булып та хезмәт итте.
(Әгерҗе, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Иҗ-Бубыйда әлеге авылның данлыклы сәүдәгәре Мөхәммәтҗан бай Әхмәтҗановның тарихи йорты торгызыла. Ул аны 1905 елда ук салдырган. Буе 20, иңе 18, биеклеге 7 метр бу бина агачтан салынган, тышкы яктан такта белән тышланган булган. Октябрь революциясеннән соң Мөхәммәтҗан бай әлеге йортны үз теләге белән Совет хөкүмәтенә тапшыра. Ә үзе шул йортның ишегалдында урнашкан ике катлы йортта яши һәм шунда вафат була. Аның кабере авыл зиратында урын алган. Ә бу йорт 1924-27 елларда балалар йорты, ә 1928-88 елларда Иж-Бубый урта мәктәбе булып торды. Бу ике катлы йорт мәктәпкә башка авыллардан килеп укучылар өчен интернат булып та хезмәт итте. 2004 елда бина авария хәлендә булу сәбәпле, аны сүттеләр, дип яза җирле басма.
Узган елның җәендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызга эшлекле сәфәр кылган чакта тарихи Мөхәммәтҗан бай йортын төзүгә республика ярдәм күрсәтәчәк дип белдергән иде. Президент вәгъдәсендә торды: озак та үтми бу урында эш кайный башлады. Башта проект эшләре башкарылды, ә яз җитү белән төзелеш старт алды. Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант“ ширкәте төзүчеләре ике катлы йортны күтәреп, чарлагын ясап, түбәсен яптылар инде.
–Унөч миллион сумлык эш башкардык. Быел планда тәрәзәләр кую йә электр хуҗалыгын эшләү дә бар, – ди ширкәт җитәкчесе Тигран Агаджанян.
Ә бина әзер булганнан соң беренче катта мәдәни экспозиция бүлмәсе, авыл тарихы залы, икенче катта Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның бүлмәсе, Хәрби дан һәм актлар заллары урын алыр дип планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз