Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында 8 сыер асраучы бушлай тиешле саву аппаратын сатып алган
Бүгенге көндә сөтне 19 сумнан җыялар.
(Әгерҗе, 27 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Иж-Бубыйда яшәүче Гөлнар–Илдус Фәйзуллиннарның абзарларында сигез сөтлебикәләре мөгрәп тора. Итлеккә, сатарга бозаулар асрыйлар. Узган елның көзеннән пилмән, мантылар ясап сата башлаганнар. Илдус абыйга – 60, Гөлнар апага 55 яшькә җитәргә санаулы гына айлар калып баруга карамастан, җир җимертеп дөнья көтәләр авыл уңганнары, дип яза җирле басма.
Барысы да җиде ел элек башлана. Гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган Илдус абый, колхоз таралгач, эшсез кала. Мәктәптә ашханәдә эшләгән Гөлнар апаның да хезмәт хакы ташка үлчим була. Моңа кадәр дә өч-дүрт баш мөгезле эре терлек асрап, азмы-күпме керем алган гаилә башлыгы, “Россельхозбанк“тан ташламалы кредит алып, Менделеевтан 13 баш буаз тана алып кайта. Йә чирләп, йә бозаулый алмыйча, аннан лейкоз авыруы чыгып берничәсен суярга да туры килә. Шулай итеп, сыерлар саны сигезгә кала.
Иж-Бубыйда сыер асраучылар бармак белән генә санарлык булганлыктан, авыл көтүен туктаталар. Шул сәбәпле, Фәйзуллиннарга аерым көтүче ялларга туры килә. Имзар Мөниров җәен сыерларны көтүгә алып чыкса, кыш көннәрендә хуҗага маллар карашырга ярдәм итә. Үзләренең сыер савучылары да бар. Эльза Николаева, иртәле-кичле килеп, сөтлебикәләрне сава. Хуҗалар эшчеләр белән ай саен исәп-хисап ясыйлар.
Илдус абый Хөкүмәттән ярдәм көтеп ятмый. Барысын да үз тырышлыгы белән таба. Өчәр сыер асраучыларга бушлай бирелә торган саву аппараты артыннан да йөрмәгән, сатып алган.
–Кәгазь эше белән йөрергә яратмыйм. Түрәләрнең дә бусагасын таптаганым юк, – ди.
Моңа кадәр тапкан табышларына абзарларын яңартканнар, өйләренә янкорма җиткергәннәр, машина сатып алганнар.
Фәйзуллиннар сыер күпләп асрый башлаган беренче көннән үк сөтләрен Тирсәдәге шәхси эшмәкәр Харисовларга тапшыралар. Бүгенге көндә исәп-хисапны бер литр сөткә 19 сум белән атна саен ясыйлар икән.
–Без бик канәгать. Сөтне күбрәк 1,5 литрлы шешәләргә тутырып куябыз. Харисовлар аларны Әгерҗедәге “Авылдаш“ кибетләренә куялар. Авылда да сөт сораучылар күп. Аларга 1,5 литрны 60 сумнан сатабыз. Сеңлебез Гөлчәчәкнең авылдагы кибетенә дә куябыз. Эремчек, май, каймаклата сатканыбыз юк. Без сөт сатып кергән табыштан да канәгать, – ди Гөлнар апа.
Кемнән генә сорасаң да, Фәйзуллиннарның сөте бик тәмле, диләр. Ә моның сере бик гади. Ел дәвамында сөтлебикәләрен чөгендер түбе белән “сыйлыйлар“. Ә бу сөтне арттыра да, тәмләтә дә, диләр.
Хуҗалар терлекләргә азыкны сатып алалар. Аларның чәчүлек, печән җирләре юк.
–Авылдашыбыз Раиф Тукаев, туганыбыз Раиф Ваһапов печән, салам белән тәэмин итәләр. Ә бөртеклеләрне кайда арзанрак – шуннан алырга туры килә, – ди Илдус абый.
Бөртеклеләрне онга үзе әйләндерә. Тегермәнне көн саен диярлек кабызырга туры килә хуҗага.
Абзарда кул көчен киметү өчен бөтен уңайлыкларны булдырганнар. “Тиресне дә тәрәзәдән генә ыргытабыз“, дип шаярта Илдус абый.
Фәйзуллиннар гаиләсе бик яратып озынколаклар да үстерә әле. Читлектәге нәселле куяннарына күз тимәсен.
Узган елның көзендә сыерлар ташлана башлап, сөт сатудан табыш кимегәч, хуҗабикә пилмән ясап сату эшенә керешә. Хәзерге вакытта көнаралаш унар кило пилмән ясыйлар.
–Ә калган көннәрне Эльза белән манты ясыйбыз, – ди Гөлнар апа.
Уңган хуҗабикәнең пилмән-мантыларын да бик яратып алалар икән. Иж-Бубый халкы да, әгерҗелеләр дә сорап кына торалар, ди.
–Баштарак күпме сатканны язып та бара идем. 500 килодан арткач язудан туктадым, – ди Гөлнар апа.
Өлкәнәеп барсалар да, эштән тәм табып яши Фәйзуллиннар. Әгерҗедә яшәүче кызлары Чулпан гаиләсе белән, үзләре белән яшәүче уллары Резил – аларның уң куллары.
–Балалар да җитеш, мул тормышта яшәсеннәр өчен тырышабыз. Әле киләчәктә дүрт танабызны сыер итеп, баш санын тагын да арттырырга өметләнәбез, – ди Илдус абый.
–Ходай сәламәтлектән аермасын. Аяк-кул йөргәндә авыл җирендә малсыз яшәүне күз алдына да китермим, – дип тә өстәп куя гаилә башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз