Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районы җитәкчеләре укучыларга сугыш турында укыдылар
Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗе районының барлык мәктәпләрендә һәм балалар китапханәсендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясе узды.
(Әгерҗе, 7 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗе районының барлык мәктәпләрендә һәм балалар китапханәсендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясе узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Төрле оешма-учреждение җитәкчеләре, белгечләр балалар белән сугыш турында әңгәмә кору, аларга язучыларның әсәрләрен уку өчен мәктәпләргә килделәр.
Россия күләмендә узучы әлеге чарага әгерҗелеләр дүртенче тапкыр кушылдылар. Акцияне оештыручылар – балалар китапханәсе хезмәткәрләре.
Район мәдәният, архив бүлекләре җитәкчеләре Марс Гатауллин, Марина Романова, мәдәният бүлеге методисты Оксана Михайлова, “Әгерҗе радиосы” директоры Гөлия Закирова 1нче гимназия укучылары белән очраштылар.
Балалар китапханәсендә узган чарага 4нче мәктәпнең 1а сыйныф укучылары килде. Китапханәче Резидә Закирова аларга Виктор Драгунскиның “Арбузный переулок“ хикәясен укыды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз