Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районы Исәнбай авылында “Ак калфак“ оешмасы эшли башлады
Ул Исәнбайда мәгариф ветераны Фәтхия апа Зарипова тәкъдиме белән барлыкка килде.
(Әгерҗе, 2 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә моннан ике ел элек Рушания Байтимерова җитәкчелегендә “Ак калфак“ оешмасы барлыкка килгән иде. Хәзер әлеге оешманың бүлекчәләре авылларда да барлыкка килә башлады, дип яза җирле басма.
Тәбәрле, Барҗы-Умга, Кадыбашта эшләп килүче оешмаларның сафын арттырып яңа елдан тагын берәү өстәлде. Ул Исәнбайда мәгариф ветераны Фәтхия апа Зарипова тәкъдиме белән барлыкка килде. Әле бер генә ай эшләвенә карамастан, бүлекчәнең башкаларга күрсәтердәй матур эш-гамәлләре күп инде.
–Республикада эшләп килүче “Ак калфак“ оешмасы турында бик күп ишетеп беләбез. Хәтта Ижауда да әлеге оешма барлыгы турында ишеткән бар. Ут күршеләребез Удмуртиядә гореф-гадәтләребезне яңарту өстендә эшлиләр икән, безнең күңелебез ничек тыныч булсын?! Гомере буе татар теле укытучысы булып эшләгән хезмәттәшем Гүзәлия Исмәгыйлева белән уйлаштык та без дә авылдыбыздагы лаеклы ялдагы хатын-кызларны чакырып “Ак калфак“ оештырырга булдык. Бу тәкъдимебезне авыл җитәкчеләре дә хупладылар, – дип сөйли Фәтхия апа.
Чынлап та, атнага ике тапкыр авылдан кырыклап хатын-кыз йөри оешмага. Иң беренче, әлбәттә, милли баш киемебез калфак тегәргә һәм аны матур итеп бизәкләп чигәргә өйрәнгәннәр. Бу эштә иң осталар мастер-класс күрсәткәннәр. Ял иткән арада борынгы җырларны сузалар, мөнәҗәтләр көйлиләр, хәтта җилкенеп биеп тә алалар икән. Әби-бабаларыбыздан калган уеннарны да искә төшергәннәр, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз