news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Исәнбай авылы көрәшчеләренең уңайлы спорт бүлмәсе барлыкка килде

Хәзер көрәшчеләр төрле тренажерларда да шөгыльләнә ала.

(Әгерҗе, 3 гыйнвар, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылы Мәдәният йортында яшь көрәшчеләргә шөгыльләнү өчен зал булдырылган иде. Мәдәният йортына ремонт ясалганда биредә дә төзекләндерү эшләре башкарылган. Зал зурайтылган, душ, бәдрәф ясалган. Хәзер көрәшчеләр төрле тренажерларда да шөгыльләнә ала, дип яза районның "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы.

"Бу безнең өчен күктән төшкән бәхет булды. Хәзер шәкертләремә шөгыльләнү өчен барлык шартлар да бар", – дип куанычы белән уртаклаша тренер Рәшит Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot