news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе хаҗга юллама белән бүләкләнде

Икенче урынга лаек булучыларга ноутбук, өченчеләргә планшет бирелде.

 (Әгерҗе, 16 апрель, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Азнакайда ир-егетләр арасында “Әсләм” Коръән уку бәйгесе узды, дип яза җирле басма.

Россиядән һәм Татарстаннан 31 ир-егет Коръәнне яттан сөйләү буенча ярышты. Бәйгечеләр арасында балалар да күп иде.

Беренче урын алучылар олы һәм гомрә хаҗына юлламалар белән бүләкләнделәр. Икенче урынга лаек булучыларга ноутбук, өченчеләргә планшет бирелде. Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Гыйззәтуллин беренче урын алды һәм олы хаҗга юллама белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot