news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы игенчеләре алдында 20 мең гектар мәйданда бөртеклеләр җыеп алу бурычы тора

Әлеге мөһим кампаниягә 28 комбайн җәлеп ителә.

(Әгерҗе, 27 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Быел Әгерҗе районы игенчеләре алдында 20 мең гектар мәйданда бөртеклеләр җыеп алу бурычы тора. Әлеге мөһим кампаниягә 28 комбайн җәлеп ителә. Уракка төшәр алдыннан уздырылган комбайннар парадында “Татарский“ агрохимия хезмәте үзәге директоры Әнәс Локманов җитәкчелегендәге махсус комиссия көчле егәрле тимер атларның әзерлеген энә күзеннән уздырды, дип яза җирле басма.

“Агрофирма – Әгерҗе“ ширкәте директоры Радик Мәүлиев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин районыбыз игенчеләренә зур өметләр баглауларын әйттеләр.

–Әле кайчан гына җир куенына алтын бөртекләрне салган идек. Хәзер аларны җыеп алып ындыр табакларына урнаштырыр чак җитте. Вакыт белән исәпләшми эшли торган тынгысыз, сынала торган чор бу. Урып-җыюда бар өмет, ышаныч сездә, егетләр! Аңлашып, килешеп, уртак тел табып, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләргә язсын, – диде Дилүс Гаскәрович.

–Дөрес, сезнең безгә бераз үпкәгез дә бардыр. Әмма мин ышандырып әйтәм: хезмәт хакы буенча бурычны каплыйбыз. Запас частьлар, ягулык-майлау материаллары белән кытлык булмаячак. Урак вакытында өстәмә ярдәмнәр дә каралачак, – дип Радик Рәшитович комбайнчыларга кызу чорда уңышлар теләде.

Бер сафка тезелгән кыр кораблары хуҗаларының кәефләре яхшы күренә. Алар комиссия алдында имтихан тотарга әзер, диелгән район хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot