news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә

27 июньгә 4850 гектарда күпьеллык үлән чабылган.

Әгерҗе районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 27 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бу көннәрдә хуҗалыкларда витаминлы яфраказык әзерләүгә дә керештеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

27 июньгә 4850 гектарда күпьеллык үлән чабылган. 1320 тонна печән, 16300 тонна сенаж кайтартылган. Бер шартлы баш терлеккә 6,8 центнер азык берәмлеге туры килә.

Бүген Исәнбай авылының бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә әлеге мөһим эштә “Исәнбай“ бүлекчәсенә ярдәмгә чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot