Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районы Хор.Ключ авылында Хәтер көнендә хәтер тактасы ачылды
Авыл халкы тырышлыгы белән сафка баскан хәтер тактасын ачу тантанасына шушы авыл җирлегендәге бердәнбер сугыш ветераны да чакырылган иде.
(Әгерҗе, 22 июнь, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”, Дания Абзалиева). Әгерҗе районы Кырынды авыл җирлегенә керүче кечкенә генә Хор.Ключ авылында 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә зур әһәмияткә ия чара узды. Авыл халкы тырышлыгы белән сафка баскан хәтер тактасын ачу тантанасына шушы авыл җирлегендәге бердәнбер сугыш ветераны да чакырылган иде, дип яза җирле басма.
–Безнең кечкенә генә авылдан сугышка 55 кеше китә, шуларның 37сенә кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Исән кайтканнарның да инде берсе дә арабызда юк, – дип башлады чараны туган авылы Хор.Ключта хәтер тактасын ачуда башлап йөрүче Кырынды авыл китапханәсе мөдире Фәридә Артемьева.
Бу авылда сугыш ветераннары инде калмаса да, күрше Кырындыда яшәүче 97 яшьлек хөрмәтле ветеран Мөнәвәрә апа Яхина чарага кунак итеп чакырылган иде. Бик күпләрнең беренче укытучысы булган, илебездә сугыш башлангач фронтка киткән Мөнәвәрә апа сугыш хатирәләрен хәтерендә яңартканда йөрәк кысылып, күзләр яшьләнде.
Бик күпләр хатирә яңартты бу көнне. Сугыш чоры балалары әтисез үскән балачакларын күз яшьләре аша искә алса, әтиләре сугыштан исән-сау кайтканнар алар турында олы хөрмәт белән сөйләделәр. Тыл ветераны Гафият ага Масков сөйләгәннәр чарада катнашучыларны аның ачлы-туклы узган яшүсмер елларына алып кайтты. Хор.Ключтагы бердәнбер урамга исеме бирелгән сугыш каһарманы, авылдашлары Гафур Миннекәевны да искә алдылар. I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән батыр була ул.
Сугыш турындагы моңлы җырлар, үзәк өзгеч шигырьләр белән үрелеп барган чара Төрдәле мәчете имам-хатибы Зөфир хәзрәт Зариповның Коръән укуы һәм дога кылуы белән тәмамланды. Әлеге гамәлләр хәтер тактасында урын алган сугыш ветераннары рухына дога булып барып ирешкәндер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз