news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр

2 октябрь – Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне.

(Әгерҗе, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). 2 октябрь – Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне. Бу көнне район хакимиятенең 23нче кабинетында 14-15.30 сәгатьләрдә райондашларның сорауларына адвокат Алсу Тиләшева җавап бирә, дип яза җирле басма.

Үз офисларында 8-9.30 сәгатьләрдә Пенсия фонды идарәсе белгече Альбина Диева, 9.30-11 сәгатьләрдә суд приставлары (К.Маркс, 13а), 11-12.30 сәгатьләрдә нотариус Людмила Кузикова (телефон: 22912), 12.30-14 сәгатьләрдә техник инвентаризация бюросы җитәкчесе Лилия Олейник халыкны кабул итә.

Сорауларыгызны алдан 24255 телефонына шалтыратып та җиткерә аласыз, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100