news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы фермеры дүрт йөз илле баш сарык асрый

“Кормушка кольцо“ дип аталучы җайланмага печәнне рулоны белән салып та күрсәтте фермер

Әгерҗе районы фермеры дүрт йөз илле баш сарык асрый
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 14 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Район башлыгы Валерий Макаров,  Кичкетаңда узган халык җыены вакытында шушы авылда берничә ел сарык үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Тәлгать Муллануровның фермасында булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Фермер өч ел эчендә сарык санын 450 башка җиткергән. Аларга кышлык запасны да мулдан әзерләгән: 400 рулон печән, 150 рулон салам. Бөртекле культуралар да җитәрлек күләмдә.

Кул эшен киметү, азыкны әрәм-шәрәм итмәс өчен бик уңайлы җайланма да уйлап тапкан. Фермер “Кормушка кольцо“ дип аталучы җайланмага печәнне рулоны белән салып та күрсәтте. Коелмый да, әрәм дә булмый.

Тәлгать абый җитәкчеләрне тагын бер яңа шөгыле белән таныштырды. Ул – яңа технология буенча чын бал алу өчен альп умарталары ясау. 

news_right_1
news_right_2
news_bot