news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Девәтернә мәдәният йорты җитәкчесе 200 мең сум грант отты

Әлеге акчага ул Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта Тукай әкиятләре персонажларыннан үзенчәлекле композиция булдырырга планлаштыра.

(Әгерҗе, 18 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Девәтернә Мәдәният йорты җитәкчесе Фәнис Арсланов, Татарстан Мәдәният министрлыгы уздырган “Тукайның әкияти дөньясы“ бәйгесендә җиңү яулап, 200 мең сум грант отты, дип яза җирле басма.

Әлеге акчага ул Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта Тукай әкиятләре персонажларыннан үзенчәлекле композиция булдырырга планлаштыра.

Фәниснең бу инде беренче тапкыр гына грант отуы түгел. Ул, моңа кадәр дә бәйгеләрдә катнашып, грант отып, туган авылын матурлауга зур өлеш кертте.

news_right_1
news_right_2
news_bot