news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Чишмә авылында мәчет ачылды

Әлеге Аллаһ йортын төзүдә башлап йөрүчеләр – моннан берничә ел элек бирегә килеп төпләнгән Корбановлар гаиләсе.

(Әгерҗе, 26 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Бүген Тирсә авыл җирлегенә караган 10лап кына хуҗалыгы булган Чишмә авылында зур вакыйга булды – “Чишмә нуры” дип аталган мәчет ачылды.

Әлеге Аллаһ йортын төзүдә башлап йөрүчеләр – моннан берничә ел элек бирегә килеп төпләнгән Корбановлар гаиләсе, аерым алганда, гаилә башлыгы Ринат Корбанов.

Элегрәк елларда авыл халкы дини бәйрәмнәрдә әлеге гаиләнең йортына җыела иде, хәзер Аллаһ йортына килерләр, – диде авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров.
Чишмәлеләрнең шатлыгын уртаклашырга Әгерҗе район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, күрше Менделеев районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, авыл имамнары, тирә-як авыллардан кардәшләребез килгән иде.

Тантаналы чара Корбановларның төпчек уллары, 5 яшьлек Яхъяның Коръән укуы белән башланып китте. Коръән һәм догалар уку, бик тә тирән эчтәлекле вәгазьләр тыңлау белән үрелеп барган чара яңа мәчеттә бердәм намаз уку һәм ачык һавада пешкән пылаудан авыз итү белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot