news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Бима мәктәбе укучысы Татарстан җыелма командасына керде

Алабугада чаңгыроллерда йөрү һәм йөгерү буенча Татарстан беренчелеге узды.

(Әгерҗе, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре" , Миләүшә Ягъфәрова). Ял көннәрендә Бима мәктәбенең 16 чаңгычысы Алабугада чаңгыроллерда йөрү һәм йөгерү буенча Татарстан беренчелегенә узган җәйге турнирда катнашты, дип яза җирле басма.

9нчы сыйныф укучысы Сергей Алмазов йөгерү буенча 5 чакрымлы дистанциядә өченче урын алды. Ә чаңгыроллерда йөрү һәм йөгерү буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән 10нчы сыйныф укучысы Богдан Павлов Татарстан җыелма командасына керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot