news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Бимә авылында заманча фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды

Аны ачу тантанасына республика Кан үзәге директоры Рамил Тураев, Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Олег Сабаев килгән иде.

(Әгерҗе, 12 апрель, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы Бимә авылында республика программасы кысаларында төзелгән заманча фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды, дип яза җирле басма.

Аны ачу тантанасына республика Кан үзәге директоры Рамил Тураев, Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Олег Сабаев килгән иде. Чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot