news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы башлыгы үз тавышын бирде

Район җитәкчесе Валерий Макаров: "Россия Президентын сайлау – иң мөһим сайлауларның берсе ул", – диде.

(Әгерҗе, 18 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Татарстанның Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров шәһәрнең Энергетиклар урамында урнашкан 465нче сайлау участогында үз тавышын бирде. Ул сайлауга килгән әгерҗелеләрне бәйрәм белән котлады һәм рәхмәтен белдерде.

"Россия Президентын сайлау – иң мөһим сайлауларның берсе, – диде ул. – Сайлау участокларында халыкның активлыгы бик нык сизелә. Гражданнар һәр тавышның мөһимлеген аңлыйлар. Киләчәктә илебездә тотрыклылык булуын, халыкның, бигрәк тә өлкәннәрнең җитеш тормышта яшәве өчен шартлар яхшыруын телим", – диде Валерий Владимирович.

news_right_1
news_right_2
news_bot