Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе район судына яңа җитәкче билгеләделәр
Элеккеге җитәкчегә Татарстан Югары Судының Рәхмәт хаты һәм «Татарстан Югары Судына 150 ел» юбилей медален тапшырылды.
(Әгерҗе, 15 июнь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 15 июньдә Әгерҗе район суд коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Россия Федерациясе Указы нигезендә Әгерҗе район суды рәисе итеп Расим Мөхәммәтйосып улы Мингалиев билгеләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Суд коллективына яңа җитәкчене Татарстанның Югары Суды рәисе урынбасары Максим Беляев тәкъдим итте. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев, Татарстанда суд департаменты Идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов, Әгерҗе районы хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Әгерҗе район суды белән 12 ел җитәкчелек иткән Әлфия Фәйзи кызы Галәвиевага Максим Беляев Татарстан Югары Судының Рәхмәт хатын һәм «Татарстан Республикасы Югары Судына 150 ел» юбилей медален тапшырды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз