news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе район Мәдәният сараенда иҗат коллективларының хисап концерты узды

Түгәрәк җитәкчеләре Әгерҗе үзәкләштерелгән клублар системасының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

(Әгерҗе, 30 апрель,“Татар-информ”,  “Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Әгерҗе районы Мәдәният сарае иҗат коллективларының хисап концертында бию һәм вокал түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар чыгыш ясады, дип ясады җирле басма.

Шулай ук “Мечта“ халык театр студиясенә йөрүчеләр, “Россиянка“ рус җырлары ансамбле, гармунчыларның “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле, ветераннарның “Мирас“ ансамбле һәм Ләбиб Айтуганов исемендәге мәдәният йортыннан “Топатушки“ бию ансамбле чыгышлары тәкъдим ителде.

Түгәрәк җитәкчеләре Әгерҗе үзәкләштерелгән клублар системасының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Аларга ата-аналарның да, балаларның да рәхмәт сүзләре һәм алкышлар бик мулдан булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot