news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе радиосында көн саен «Тыңла Коръән» тапшыруы бара

«Әгерҗе радиосы»н 106,6 fm дулкыннарында тыңларга мөмкин.

(Казан, 3 май, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). «Әгерҗе радиосы»нда «Тыңла Коръән» проекты башланды. Әлеге проект Әгерҗе районы мөхтәсибәте һәм «Әгерҗе радиосы» белән берлектә әзерләнә. Аны радиодан көн саен тыңларга була. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Татарстан мөфтияте «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының аудиоверсиясен әзерләп чыгарды. Халык арасында зур популярлык казанган хезмәт «Хозур» нәшрият йортының «Азан» радиосында тавыш белән яздырылды. 40 сәгатьлек аудиоязманы танылган телевидение алып баручысы Илдар Кыямов укыды.

Рамазан аенда Әгерҗе районы мөтәсибәте «Әгерҗе радиосы» белән берлектә «Тыңла Коръән» исемле проект башлап җибәрде.

Әлеге аудиокитапны көн саен 09.30-10.00 һәм 15.30-16.00 «Әгерҗе радиосы» 106,6 fm дулкыннарында тыңларга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100