news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе прокуроры эшмәкәрнең Кама буендагы законсыз корылмаларын сүттергән

Эшмәкәр Мулләхмәтовлар исә үзләрен гаепле санамый - ул яр буен әйләндереп алып, тәртип урнаштырдым дип белдерде.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Әгерҗе районы прокуратурасы, гражданнарның су объектына һәм аның яр буе полосасына керүен чикләгән очракларны ачыклау максаты белән, Кама елгасы ярындагы Красный Бор авылы территориясендә тикшерү үткәргән.

Искәртеп үтик, агымдагы ел Татарстан Президенты тарафыннан Су саклау зоналары елы буларак игълан ителде. Бу нисбәттән, прокуратура хезмәткәрләре яр буйларын тикшерүгә зур игътибар юнәлтә.

Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Красный Борда яшәүче Гүзәлия Муллахмәтованың  көймә станциясенә җир биләмәсеннән аренда хокукларында файдалануы ачыкланган. Моннан тыш, ул үз белдеге белән 170 кв. м мәйданда җир участогын койма белән уратып алган. Шулай ук яр буе полосасында балыкчылар өчен вакытлыча корылма, җәйге беседка урнаштырган булган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район прокуратурасы Гүзәлия Муллахмәтовага карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 7.1 маддәсе (җир биләмәсен яки аның бер өлешен рөхсәтсез биләп алу, шул исәптән җир участогына хокуклары булмаган затның җир биләмәсеннән файдалануы) һәм 8.12.1 маддәсе (гомуми кулланылыштагы су объектына һәм аның яр буена гражданнарның ирекле үтеп керә алуы шартларын үтәмәү) буенча административ хокук бозулар турында эшләр кузгаткан.

Прокуратура әлеге объектларны алдыру турында гариза белән судка мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, Муллахмәтова законсыз куелган корылмаларны бу урыннан алган.

Прокурорлар көймәдә тикшерә

Әгерҗе районы прокуроры Сергей Парамонов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә тикшерүнең август аенда уздырылганын әйтте. “Без стандарт булмаган тикшерү уздырырга уйладык: яр буйлап йөрмәдек, ә Иж елгасы буйлап ярдәмчем белән Камага кушылган җиргә кадәр йөздек. Нәтиҗәдә, шушы факт расланды. Аннары ярдәмчем, җир хезмәте белгечләре белән берлектә, махсус җиһаз белән законсыз дип табылган араны үлчәргә бардылар. Нәтиҗәдә, административ хокук бозулар турында материаллар әзерләнде, бу объектларны сүттерү турында судка гариза язылды”, - дип белдерде Сергей Парамонов. Ул объектларның якынча 2 атна дәвамында тиешсез урыннан алынганын билгеләп узды.

Сүз уңаеннан, искәртеп үтик, Россиянең Су кодексы буенча, җир өслегендәге сулар бөтен кешенеке булып санала. Гомуми кулланылыштагы булган сулыклардан һәр гражданин шәхси максатларда файдалана ала. Бу кагыйдәләр яр буе линиясенә дә кагыла. Аның киңлеге 20 метрны тәшкил итә.

Сергей Парамонов билгеләп узганча, елга буйлап көймәдә йөзгәндә тагын бер закон бозу очрагы ачыкланган. Аның буенча суд утырышы әлегә булмаган. “Әгерҗенең Алмалы пунктында бер ир-ат беседка, кибет кебек корылмалар урнаштырган. Ирекле рәвештә төзелгән корылмаларны сүтү турында судка гариза юлланды”, - дип белдерде прокурор.

Халыктан бер шикаять булмады

Югарыда сөйләнгән эш буенча гаепләнүче Муллахмәтовлар үзләрен гаепле дип санамый. Габделбәр Муллахмәтов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә катерларны һәм көймәләрне каравыллау, шулай ук балыкчыларга куну өчен шартлар тудыру белән шөгыльләнүен әйтте. “Моңарчы беркем шөгыльләнмәде, мин яр буенда тәртип, чисталык урнаштырдым. Бар кешегә ошый монда, бер зарлану, шикаять булмады. Чүп-чарын чыгарып торабыз. Легаль эшләүче эшмәкәрдән документларын сорап, гаеп-кимчелеген табу, җәзага тарту җиңел шул”, - ди Габделбәр абый.

“Элек җир биләмәләрен бүлгәндә, gps җиһазлары юк иде, шуңа шундый ялгышлык киткән. Бер урында койманың теге ягында безнең участок калды, каядыр безнең койма 2-3 метрга читкә киткән. Шуңа прокуратура шелтә белдерде. Без бу хилафлыкны төзәттек инде. Беседка һәм вагончик тора иде, хәзер вагончикны 20 метрга читкә күчердек”, - дип белдерде Габделбәр Муллахмәтов.

“Безне рөхсәтсез җир алуда гаепләп, штрафка тартмакчы булалар. Мин әйтәм, “ничек рөхсәтсез булсын, янәшәдә генә үзебезнең дә 3 тапкыр зуррак участогыбызны киртә белән уратмадык, ә аренда түләдек” дидем. Алар спутник аша шушы җиһаз белән тикшергәч, безне тиешледән читкә чыккан, ди. Бүлгәндә хата булган дип никадәр күндерергә тырышсак та, прокуратураның үз хакыйкате. Хәзер инде судта бу мәсьәләне караячакбыз. Чыннан да гаепле булсак, штраф түләргә туры киләчәк инде”, - диде Габделбәр Муллахмәтов.

“Мин инде 2008 нче елдан бирле эшлим. Миңа рөхсәтсез җир кирәкми. 3,7 га җирем бар иде. Аренда хакын арттыргач, участокны киметтем – 2,4 га калды. Миңа артык участок кирәк булса, баш тартмас та идем”, - диде эшмәкәр.

Катерлар тукталышын койма белән уратып алуга килгәндә, Габделбәр абый моны халыкны якын китермәү өчен түгел, ә терлектән, төрлечә зыян килүдән саклау максатыннан дип аңлатты. “Кыйбатлы техника бит, я ялгыш берәр нәрсә тияргә мөмкин”, - диде. Эшмәкәр бу эшчәнлеген закон кысаларында алга таба киңәйтү, ял зонасы булдыру нияте булуын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100