Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе полиция капитаны трассада машинасы ватылган Пермь кешесенә ярдәм иткән
Юлчылар полицейскийга рәхмәт белдерә.
(Әгерҗе, 20 июль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы, полиция капитаны Айдар Әхмәтшин «Песәй-Крынды» юлының 38 чакрымында авария сигнализациясе эшләп торучы ВАЗ автомобилен күреп туктый.
Транспорт чарасы янында дүрт кеше була. Юлчылар белән аралашу барышында полицейский аларның Пермьнән Ростов-Донга юл тотуын ачыклаган. Аңлаешсыз сәбәпләр аркасында автомобиль сүнә башлый. Йөртүчесе үзе генә машинаны ремонтлый алмый.
Автоинспектор аларга автомобильне төзәтергә ярдәм итә. Юлчылар полицейскийга рәхмәт белдергән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз