Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе полиция хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясады
Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлекчәсе начальнигы Ренат Ибраһимов эшчәнлекләрендәге уңай һәм тискәре моментларга тукталды, бурычларны билгеләде.
(Әгерҗе, 12 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова). Әгерҗе полиция хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясады, дип яза җирле басма.
Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлекчәсе начальнигы Ренат Ибраһимов, үз чыгышында эшчәнлекләрендәге уңай һәм тискәре моментларга тукталып, алда торган бурычларны билгеләп үтте.
Узган ел бүлекчә үз категориясендә беренче урынга чыккан иде. Быел абсолют җиңүгә ирешә алмаганнар. Әмма беренче өчлектә калганнар.
–Баллар шкаласы түбәнәйсә дә, тулаем нәтиҗә начар түгел. Без моңа коллективның уртак тырышлыгы белән ирештек. Шулай ук Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан аерым подразделениеләр иң яхшылар рәтендә билгеләнеп үтелде, – диде Ренат Ибраһимов.
Әйтик, оперуполномоченный Фирдәвес Гафуров җитәкчелегендә икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш юнәлешендә күбрәк җинаять ачылган. Җитәкче үзе “Һөнәре буенча иң яхшы“ республика бәйгесендә җиңүче дип табылган. Әлеге юнәлеш буенча шундый бүлекчәләр арасында алар – беренче урында.
ЮХИДИ бүлекчәсе дә җинаятьләр ачу буенча күрсәткечләрен яхшырткан. Наркотиклар белән көрәш подразделениесе дә әлеге юнәлештә хезмәт нәтиҗәлелеген күтәргән.
Җинаятьчеләрне эзләү подразделениесе бу юлы да республикада иң яхшылардан дип табылган. Подразделениенең өлкән оперуполномоченные Илназ Гадршин да ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының “Һөнәре буенча иң яхшы“ Дипломына лаек.
Мактау сүзләре белән беррәттән җинаятьләрне ачуда тиешле дәрәҗәдә эшләмәгән подразделениеләр исеменә тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Аларның җитәкчеләре, эшлекле әңгәмә форматында күрсәткечләрнең начарлануы нәрсә белән бәйле булуын аңлатып, хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү буенча үз фикерләрен җиткерделәр.
Киңәшмәдә ирекле халык дружиналары эшчәнлеге хакында да сүз алып барылды. Сер түгел: ирекле халык дружиналары эше моңа кадәр тиешле дәрәҗәдә оештырылмады. Узган елның дүртенче кварталында ул контрольгә алынды һәм активлаштырылды.
–Гражданнарны җәмәгать тәртибен саклауга җәлеп итү буенча сезнең тарафтан дөрес юнәлеш алынды. Киләчәктә дә бу яклап район җитәкчелеге һәм дружиначылар белән тыгыз элемтәдә эшләү мөһим, – дип мөрәҗәгать итте Ренат Ибраһимов җәмәгать тәртибен саклау буенча начальник урынбасары вазифаларын башкаручы Марсель Сутягинга.
Полиция бүлекчәсе эшчәнлеген тагын яхшырту буенча Әлфия Галәвиева һәм Оксана Шуста, үз тәкъдимнәрен җиткереп, җинаять эшләрен тикшерү процессын системага салырга өндәделәр.
Андрей Авдеев быел шәхси составка эш артачагын ассызыклады. Бу илебездәге Президент сайлаулары һәм Казанда узачак футбол буенча Чемпионат белән бәйле.
–Аларга әзерлек һәм уздыру барышында сез гражданнарның иминлеген лаеклы рәвештә тәэмин итәргә бурычлы. Шулай ук террорчылыкка каршы эш алып бару да һәрчак күз уңында булырга тиеш. Хәзерге мәгълүмат заманында интернетта яшьләрнең аңын томалаучы төрле оешмалар барлыкка килеп кенә тора. Яшьләр сәясәте бүлеге бу юнәлештә зур эш алып бара, әмма сезнең ярдәм белән аны тагын да нәтиҗәлерәк итәргә мөмкин, – диде Андрей Сергеевич.
Киңәшмә ахырында Ренат Ибраһимов хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз