news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе полиция хезмәткәрләре оператив-эзләнү эшчәнлеге буенча икенче урынны били

Агымдагы елның алты аенда Әгерҗе полиция хезмәткәрләре, алда торган бурычларны тиешенчә үтәп, лидерлык позициясен саклап кала алдылар.

(Әгерҗе, 17 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова). Бу чор Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны уздыру белән бәйле булып, күп кенә полиция вәкилләренә башкалабызда тәртип сагында торырга туры килсә дә, бүлектә калган башка хезмәткәрләр дә бурычларны лаеклы үтәгәннәр. Ярты елдагы оператив-эзләнү эшчәнлеге йомгаклары буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге – үз категорияләренә караган 12 бүлекчә арасында икенче урында. Узган ел да Әгерҗе полиция хезмәткәрләре рейтинг таблицасында икенче иде, дип яза җирле басма.

Киңәшмәдә чыгыш ясаган бүлек начальнигы Ренат Ибраһимов теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саны кимүен билгеләп үтте. Җинаятьләр, шул исәптән аеруча авыр җинаятьләрне ачу йөз процентка җиткән (чагыштыру өчен: республика буенча – 65,2 процент).

Шулай ук халык арасында шау-шу тудырган берничә җинаять тә ачылган. Алар арасында бер авыл җирлеге башлыгының, район кулланучылар җәмгыятендә эшләүче сатучыларның хезмәт урыныннан файдаланып милекне сарыф итү факты да бар. Мошенниклык кылган чегәннәрнең дә, “Гүзәл“ сәүдә йорты янында милекне урлаучының да эзләренә төшкәннәр.

Ренат Робертович проблемаларга да тукталды. Алар арасында – балигъ булмаганнарга карата җинаятьләр кылу, кайбер юнәлешләрдә эшнең нәтиҗәләлеге булмау. Җинаять эшләре буенча тикшерү үткәргәндә тәртип бозуларның срогы арту, сыйфаты начарлану очраклары булуын да билгеләп үтте ул. Юл-транспорт һәлакәтләренең артуына да басым ясады. Мәсәлән, ярты ел эчендә юл һәлакәтендә бер кеше һәлак булган, өчәү яраланган.

–Юллардагы хәлләрне һәрвакыт контрольдә тотарга кирәк. Җәйге чорда велосипедта һәм мотоциклда йөрүчеләр арта. Шуңа күрә юлларда кизү торуга басым ясарга кирәк. Исегездә тотыгыз: һәр профилактик чара артында саклап калынган гомер булуын истән чыгармагыз, – дип йомгаклады җитәкче үз чыгышын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100