Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе полиция хезмәткәрләре бүләк алды
Район башлыгы исеменннән Мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын аның урынбасары Ришат Нурисламов тапшырды.
(Әгерҗе, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы хакимияте бинасында хокук саклау органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды. Хезмәтләрендә аерым уңышларга ирешкән полиция вәкилләре хөкүмәт һәм ведомство бүләкләре алды, дип яза җирле басма.
Район башлыгы исеменннән Мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын аның урынбасары Ришат Нурисламов тапшырды.
–Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлекчәсе үзенә тапшырылган бурычны лаеклы үти. Моны үз категорияләрендәге 12 бүлекчә арасында өченче урында торулары да ачык раслый. Нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт, – диде ул тәбрикләү чыгышында.
Тантана барышында кайбер хезмәткәрләргә бүләк алырга берничә тапкыр чыгарга туры килде. Болар – полициянең өлкән участок вәкилләре Александр Глухов, Руслан Галиәскәров, юл-патруль хезмәте инспекторы Рәшит Әлмөхәммәтов. Хатын-кызлардан полиция майоры Валентина Долженкова, полиция капитаны Ольга Костылева, Елена Петряева, Диана Юзекаевага да төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.
Ветераннар Советы рәисе Фәрид Ваһапов, аның ветеран хезмәттәшләре Азат Мусин, Эрнст Ниязов, Равил Гыйбадуллин, Ринат Латыйпов, Юрий Алексеев совет милициясенең 100 еллыгы уңаеннан юбилей медальләренә лаек булдылар.
Бәйрәмдә подполковник Радик Ваһаповны тантаналы шартларда лаеклы ялга озаттылар. Ул 23 ел гомерен РФ Эчке эшләр министрлыгыгының Әгерҗе бүлекчәсендә эшләүгә багышлаган.
Бәйрәм бүлек начальнигы Ренат Ибраһимов чыгышы белән тәмамланды. Ул ветераннарга олы рәхмәтен җиткерде һәм хәзерге шәхси состав аларның эшен лаеклы дәвам итү өчен бөтен тырышлыгын куячак дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз