Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе пенсионерларының аэробика белән шөгыльләнәселәре килә
Быел “Өченче буын университы“ның Әгерҗе районы бүлекчәсендә өлкәннәр өчен компьютер нигезләре, психология, гарәп теле курслары эшли.
(Әгерҗе, 10 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Быел “Өченче буын университы“ның Әгерҗе районы бүлекчәсендә өлкәннәр өчен компьютер нигезләре, психология, сәламәт яшәү рәвеше, хокук белемнәре мәктәбе, гарәп теле курслары эшли, дип яза район газетасы.
Ун ел эшләүче университет елның-елында пенсионерларга төрле юнәлешләр буенча курслар узарга мөмкинлекләр тудыра. Әлеге уку йорты тәкъдим итә торган компьютер нигезләре районда зур популярлык казанды. Ел саен саен йөзгә якын өлкән кеше, әлеге курсларда укып, компьютерда эшләргә өйрәнә. “Башка шәһәрләрдә яшәүче балалар, оныкларыбыз белән хәзер социаль челтәрләр, скайп аша гына аралашабыз“, дигән сүзләрне бик күпләрдән ишетеп сөенәбез. Быел пенсионерларны компьютер “теле“нә Красный бор, Кичкетаң, Бима, Көчек, Тирсәдә һәм Әгерҗенең 2нче мәктәбендә өйрәтәләр.
Дүртенче ел эшләүче психология курсларына йөрергә теләк белдерүчеләр аеруча күп икән. Аның җитәкчесе Ульяна Субаева әйтүенчә, алдагы елларда биредә өлкәннәр дөньяларын онытып шөгыльләнгәннәр.
–Абый-апалар белән төрле тренинглар уздырып, төркемләп эшләп вакытның узганын сизмәдек тә. Буыннар бәйләнеше булсын дип, балалар һәм өлкәннәр арасында бәйге дә оештырдык. Пенсионерлар өчен иң мөһиме – аралашу. Алар рәхәтләнеп сөйләшәләр, бәйрәмнәр уздыралар. Курслар төгәлләнгәч тә, күпләр әле тагын йөрергә теләкләре барлыгын әйттеләр, – диде Ульяна.
Психология курсларына йөргән Татьяна Власова да:
–Без биредә бөтен тормыш проблемаларын онытып шөгыльләндек. Шулкадәр мавыктыргыч, кызыклы курс булды ул, – дип дәртләнеп сөйләде.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Раушания Яппарова өлкәннәр өчен хокук белемнәре мәктәбе дә бик файдалы булуын билгеләп үтте.
Сәламәт яшәү рәвеше курсларына төрле авырулардан интегүче пенсионерлар бик яратып йөриләр икән. Ә яңалыкка килгәндә, бер төркем пенсионерлар шушы көннәрдә гарәп теленә өйрәнә башлаганнар. Бу курслар “Нур“ мәчетендә уза.
“Безнең аэробика белән дә шөгыльләнәсебез килә. Бу үтенечебезне кайчан хәл итәрсез микән?“ дип тә мөрәҗәгать иттеләр өлкәннәр очрашуда. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Әгерҗедә физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылгач, анда “Сәламәтлек төркеме“ эшләячәген, теләкләре булганнарга шунда йөрергә мөмкин булачагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз