Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе осталары “Пчелино“ фестиваленә әзерләнә
Әгерҗе районыннан иң оста 27 чәкчәк ясаучы әлеге фестивальдә катнашырга теләк белдергән.
(Әгерҗе, 8 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). 12 августта, ягъни бу шимбәдә, Әгерҗе ипподромында беренче тапкыр узачак “Пчелино“ республика фестивале сюрпризларга бай булачак, дип ышандыралар оештыручылар, дип яза район газетасы.
Әлеге фестивальнең үзенчәлекле матур бер бизәген милли ризыгыбыз – чәкчәк тәшкил итә. Әгерҗе районыннан иң оста 27 чәкчәк ясаучысы әлеге фестивальдә катнашырга теләк белдергән. Алар бу көннәрдә төш пешерү, аны төрле формада катыру белән мәшгуль. Милли ризыкны дәрәҗәле жюри алдында матур итеп тәкъдим итәргә дә әзерләнәләр оста ханымнар.
Тирсәдән Гөлсәрия МИФТАХОВА, Кырындыдан Гөлйөзем НӨРКӘЕВА да, хуҗалык эшләрен “онытып“, “Пчелино“ фестивале дип янып йөриләр. Апалы-сеңелле бу ханымнар фантазияләрен эшкә җиккәннәр инде. Табак тутырып төш пешергәннәр, аны нинди формада катыруларын да уйлаганнар.
–Әмма серне ачасыбыз килми. Бары шунысын гына әйтәбез: минем чәкчәк – миллилек, апамныкы экология белән бәйле була, – ди Гөлсәрия апа.
Бу ханымнарга бәйрәмдә кызлары да ярдәм итәчәк. Алар чәкчәкне тәкъдим итүне үз өсләренә алганнар.
–Бик көтәбез инде фестивальне. Шулкадәр катнашасыбыз килде. Ул бит үзеңнең осталыгыңны гына күрсәтү түгел, башкаларныкын да күрү, тәҗрибә уртаклашу урыны да булачак. Республиканың төрле районнарыннан килүчеләр алдында үз кулларың белән әзерләгән ризыкны тәкъдим итү зур дәрәҗә дип саныйбыз, – ди Гөлйөзем апа.
Бу ханымның милли ризыкны әзерләү буенча 20 елдан артык бай тәҗрибәсе бар инде. Пешекчелеккә укыган Гөлйөзем студент вакытта ук аны ясау серләренә өйрәнә. Кырындыда, күрше-тирә авылларда узган туй, төрле мәҗлесләрнең өстәл күрке була ул ясаган чәкчәкләр. Өч ел элек авырып китү сәбәпле, бу шөгылен ташларга мәҗбүр була оста. Әмма фестиваль кызыктыра аны. Табак-калаклар эшкә җигелә, чәкчәк ясау өчен кирәк-яраклар сатып алына...
Ә менә Гөлсәрия апа милли ризыкны ясау белән бер генә ел шөгыльләнә әле. Шушы кыска гына вакыт эчендә аның чәкчәкләре Татарстан, Удмуртиядә генә таралмыйча, Израильгә, Бакуга кадәр барып җиткән.
–Әлбәттә, эшне башлаганда җиңел булмады. Чәкчәкне ярминкәләргә алып барып та тәкъдим иттек, клиентларны да авырдан таптык. Әмма вакыт һәм осталык үзенекен итте. Хәзер йөз йомыркадан чәкчәк ясаган атналар да була, – ди ул.
Гөлсәрия апа милли ризыкны ясау буенча осталыгын арттырганнан артыра баруын да яшерми. Чәкчәкне ике катлы түгәрәк формада да, йөрәк кебек тә итеп ясый. Аларны соңыннан камырдан ясалган төрле төстәге бик матур чәчәкләр белән дә бизи.
–Җәй – туйлар чоры бит. Заказларым аеруча күп бу айларда. Бик арыган чакларым да, авыртынган вакытлар да була. Теш кысып түзсәм түзәм, әмма беркемгә дә каршы килә алмыйм, – ди оста.
Төшне пешергән көнне үк катырырга ярамый, ди Гөлсәрия апа. Ул йомшый һәм тәме дә икенче төрле була. Йомырканы туңдыргычта никадәр озаграк тотсаң, төш шуның кадәр кабарып пешә икән. Камырга аз гына майонез салсаң ул тәмле һәм йомшак була, ди.
Әнә шулай, чәкчәк ясауда һәр останың үз сере бар. Әмма Гөлсәрия апа төш пешергәндә яхшы кәеф булу да кирәк дип саный. Бары шул чакта гына төш уңа икән, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз