news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе оешма-предприятие хезмәткәрләре яфраказык хәзерләргә булышалар

Бу көнне барлыгы алты тонна яфраказык җыйдылар.

(Әгерҗе, 14 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Быел Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров әмере белән районның оешма-предприятиеләре терлек азыгы хәзерләү чорында “Ак Барс–Әгерҗе“ агрофирмасы ширкәтенә яфраказык җыярга булышалар, дип яза район газетасы.

–Райондагы барлык оешмаларның 80 проценты әлеге эшкә кушылды инде. Уртак тырышлык белән 40 тонна яфраказык хәзерләнде, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

Бу атнада район Советы һәм башкарма комитеты аппаратларыннан, авыл хуҗалыгы идарәсеннән, башка оешмалардан 50гә якын хезмәткәр Яңавыл янындагы урманнан юкә, чикләвек, вак тирәк агачларыннан пиннекләр әзерләделәр.

Бу көнне барлыгы алты тонна яфраказык җыйдылар хезмәткәрләр. Аны Яңавылдагы мегафермага урнаштырдылар.

Гомумән, әлеге кызу чорда авыллардагы бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә “Ак Барс–Әгерҗе“ ширкәтенә ярдәмгә килә.

–Шунысын да искәртергә кирәк: хәзерләү – бер нәрсә, күп көч куеп башкарылган әлеге хезмәтне кыш көне дөрес куллану да мөһим, – ди Дилүс Гатауллин.
Ул шулай ук мәктәп укучыларын кыш көне бозауларга эчертү өчен витаминлы үсемлекләр җыярга да өнди.

–Әрем, мәтрүшкә, үги ана яфрагы, ромашкадан әзерләнгән витаминлы чәйне кыш көне яшь бозауларга эчерсәң файдасы бик зур булачак, – ди җитәкче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100