Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе монтеры Илнур Туганаевны авырлыклар чыныктыра гына
Монтерлар бригадасының эше, нигездә, элемтә линияләрен ремонтлаудан гыйбарәт.
(Әгерҗе, 7 май, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе монтеры Илнур Туганаев РУЭСта 2013 елдан бирле эшли, дип яза район газетасы.
“Әгәр эшемдә берәр нәрсә килеп чыкмый икән, мин төшенкелеккә бирелмим, киресенчә, үҗәтләнебрәк эшләргә тотынам. Проблемага чишелеш тапмыйча туктамыйм“, – ди район электр элемтәсе узелы монтеры .
Монтерлар бригадасының эше, нигездә, элемтә линияләрен ремонтлаудан гыйбарәт.
– Кайчак ремонт эшен башкару өчен минутлар да җитә, кайвакыт эшне бер көндә генә тәмамлап та булмый. Махсус җайланма киеп багана башына менәргә туры килгәне дә бар, – ди Илнур.
– Мин биредә бик тә тәҗрибәле электр монтеры Ринат Миннәхмәтов кул астында эшли башладым. Ул мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Хәзерге инженерыбыз Илнар Зиннәтуллин да бик күп техник сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Гомумән, коллективыбыз бердәм, дус. Бер-беребезгә ярдәм итеп, киңәшләшеп эшлибез. Эш өчен кирәкле бөтен приборларыбыз да бар. Хезмәт шартларыннан да канәгать без.
Әгәр эш барышында берәр сорау килеп туа икән, җавапны интернеттан эзлибез. Гомумән, мәгълүматлаштыру алга киткән заманда яшәвебез белән бәхетле без. Хәзер үзеңне кызыксындырган теләсә нинди сорауга җавап табарга була бит, бары теләк кенә булсын. Ә төп эшемә килгәндә, төзексезлекнең сәбәпләрен ачыкламыйча, линия эшен җайга салмыйча кайтып киткәнебез юк. Чөнки безнең өчен һәр клиент кадерле, – ди яшь егет.
Кайчак эштән соң, ял көннәрендә дә эш урынында булырга туры килә. Заявкалар саны 15кә кадәр җиткән көннәр дә бар, ди Илнур. Интернет, телефон линияләре урнаштыру, төзекләндерү өчен еш кына авылларга да чыгалар.
– Әмма үз эшеңне һәм коллективыңны яраткач, авырлыклар турында уйламыйсың. Мин еш кына эшемдәге “плюс“ларны һәм “минус“ларны чагыштырып карыйм. Беренчесе һәрчак өстен чыга, – ди егет.
Даими рәвештә Боз сараена спорт белән шөгыльләнергә йөрүе дә киеренкелекне киметергә ярдәм итә торгандыр.
– Тренажерларда шөгыльләнеп, яңа көч, дәрт туплап кайтам, – ди спорт белән дус егет.
Киләчәккә матур хыяллар белән яши ул бүген. Укырга керү теләге дә бар. Бу хыялын да тормышка ашырмый калмас Илнур. Чөнки авырлыклар алдында каушап кала торганнардан түгел ул. “Алар мине бары чыныктыра гына“, ди бит, әнә, үзе дә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз