news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе мәктәбендә “Татар халык ашлары“ ярминкәсе уздырганнар

Әгерҗедә кызыклы чаралар аша балаларда телебезгә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбиялиләр.

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗенең 4нче мәктәбендә татар теле ункөнлеге кысаларында “Татар халык ашлары“ ярминкәсе уздырдылар дип хәбәр итә район газетасы.

Укучылар бу бәйрәмне ел саен көтеп алалар һәм зур активлык күрсәтәләр. Бу юлы да һәр сыйныфтан милли ашлар – чәкчәк, өчпочмак, гөбәдия, коймак, кыстыбый, кош теле пешереп алып килгәннәр. Өстәл өсте сый-нигъмәттән сыгылып тора иде. Калфак кигән кызлар, ыспай егетләр аларны матур итеп тәкъдим иттеләр. Хәтта бу милли ризыкларны пешерү рецептлары белән дә таныштырдылар. Ярминкәгә әти-әниләр, укытучылар да чакырылган иде. Алар да бик теләп тәм-томнар сатып алдылар. Укучылар кунакларны самавырда кайнаган хуш исле чәй белән сыйладылар. 

Әгерҗедә кызыклы чаралар аша балаларда телебезгә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбиялиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100